Логотип
Яңалыклар

«Татар әдәбияты тарихы» – яңартылган басма

«Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында «Татар әдәбияты тарихы»ның яңартылган 1-2 томнарын тәкъдим итү чарасы узды.

  «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында «Татар әдәбияты тарихы»ның яңартылган 1-2 томнарын тәкъдим итү чарасы узды. Анда филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин катнашты. 2014 елда чыккан басмалардан аермалы буларак, бу томнар татар әдәбияты тарихы татар халкының милли рух тарихы буларак эшләнүе белән игътибарга лаек. Галимнәр күп гасырлык рухи ядкарьләрне, бай хәзинәбезне барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, әдәби мирасны дини тәгълимат белән бәйләнештә тикшерү, классик мирасыбызны милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында ачып, бөтендөнья әдәбиятының бер өлеше булуын билгеләү һәм башка халыкларга таныту бурычын куеп эшләгән. «Татар әдәбияты тарихының беренче басмасы да, икенчесе дә татар халкының олы әдәбиятын нәкъ менә дөньяга караш, рухи ныклык буларак ача – бу яктан алар охшаш, методологик яктан берникадәр аермалыклар бар, –  дип аңлатма бирә Дания Заһидуллина. – Тарихилык принцибы таралып яшәгән татарларны бербөтен итеп җыярга мөмкинлек бирә», – ди ул.

2008 елда институт шушы күптомлыкны эшләргә карар кабул итә. Марсель Әхмәтҗанов, Мәсгут Гайнетдинов, Нурмөхәммәт Хисамов, Резеда Ганиева, Хатип Миңнегулов кебек галимнәр катнашында шушы эшне бер методологик кысаларга кертеп эшләү зарурлыгы алга килеп баса. Бу хакта институт директоры Ким Миңнуллин җентекләп сөйли. «Җиңел булмады. Аерым темалар буенча икешәр мәкалә урын алган. Ә бу академик басмада кулланылырга тиеш түгел», – ди ул.

Әлфәт Закирҗанов 2020 елларда ул томнарның мәктәпләргә барып җитә алмавын, томнарның икенче басмасын эшләү зарурлыгы тууын әйтә. «Ике басма да кирәкле. Алардан укучылар, студентлар, укытучылар, әдәби җәмәгатьчелек файдалана ала», – дип аңлата ул һәм икенче басманы тулырак, баерак дип бәяли.
Үзгәртелгән басманың төзүчесе, фәнни редакторы Гамирҗан Дәүләтшин эш барышына тукталып, альтернатив карашлы, яңача фикерле галимнәр белән берлектә «Татар әдәбияты тарихы»ның 1-2 томнарының яңа басмасының дөньяга чыгуын хәбәр итә. 

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар