Логотип
Яңалыклар

ТАССР тарихы 10 минутта

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм «Теория» креатив агентлыгы берлектә «ТАССР тарихы 10 минутта» дип аталган видеоролик тәкъдим итте.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм «Теория» креатив агентлыгы белән берлектә «ТАССР тарихы 10 минутта» дип аталган видеоролик тәкъдим итте. Фәнни-популяр форматтагы бу ролик «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә әзерләнгән. Татарстан Республикасының оешуыннан алып бүгенгәчә булган иң мөһим вакыйгалар тасвирланган ролик яшьләргә дә кызыклы булырга охшаган. Ул нибары 10 минутлык кына, үзе бик заманча итеп, юмор белән эшләнгән.

Видеороликны түбәндәге сылтамадан кереп карарга була: 

https://www.youtube.com/watch?v=BPo4ovvnN_U&t=218s

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар