Логотип
Яңалыклар

«Тамашачы – артистның терәге...»

Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллинага 70 яшь тулды. Аны зур юбилее белән хезмәттәшләре – Тинчурин театры артистлары котлады.

Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллинага 70 яшь тулды. Аны зур юбилее белән хезмәттәшләре – Тинчурин театры артистлары котлады.
 
 Ләлә ханым Миңнуллина тормышын сәхнәгә багышлаган талантлы, үтә тырыш шәхес, ул әле бүгенге көндә дә иҗат итә. Күптән түгел тамашачылар бик яратып кабул иткән «Хыялый» спектаклендә дә уйный ул.

Юбилее көнне дә ул сәхнәгә шушы спектакльдә чыкты. Тамаша башланыр алдыннан Ләлә Миңнуллинаны күркәм бәйрәме белән сәхнә тутырып хезмәттәшләре котлады.

– Менә шундый чәчәкләргә бай, мул уңышлы, көзгә якынлашып килүче айда дөньяга килгән безнең Ләлә апабыз. Нинди генә рольгә алынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкара. Сәхнәгә чыккан мизгелдән үк, үзенә генә хас энергиясе белән игътибарны җәлеп итеп, бөтен сәхнәне тутырып тора. Тыйнак, мөлаем, нечкә күңелле артисткабызның бик күп яхшы сыйфатларын санап узарга мөмкин булыр иде. Ул һәрчак күңелен, җанын-тәнен биреп иҗат итә. Ләлә ханым, сезгә озын-озак яшәргә, алга таба да безнең белән бергәләп яңадан-яңа иҗади үрләр яулап, шатлыкларны уртаклашырга язсын, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та юбилярны котлап изге теләкләрен әйтте. 

Аннан сүзне Ләлә ханымга бирделәр. Үзе белән ничә дистә еллар буена иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде ул. Арадан инде китеп барганнарны да олылап искә алды. Күңел түрендә йөрткән фикерләрен күз яшьләре аша җиткерде ул:
– Иң зур рәхмәтем сезгә, кадерле тамашачыбыз! Без сезнең өчен иҗат итәбез. Сез булмасагыз театр да, без дә юк, сез – безнең терәгебез, ныклы таянычыбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар