Логотип
Яңалыклар

Табиблар коронавирустан дәвалау өчен плазма донорлары эзлиләр

Плазма донорлары булып, коронавирус белән авырып терелгән 18 яшьтән 55 яшькә кадәр, авырлыгы 50 килограммнан артык булган пациентлар була ала.

Плазма донорлары булып, коронавирус белән авырып терелгән 18 яшьтән 55 яшькә кадәр, авырлыгы 50 килограммнан артык булган пациентлар була ала.

Республика клиник хастаханәсендә коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр белән плазма 17 пациентка күчерелгән инде. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече Айнагөл Баялиева хәбәр итте.

Плазма күчерү өчен пациентлар чирне кичерү дәрәҗәсе, иммунитет үзенчәлеге, вирусның организмда озак саклануына карап билгеләнә. «Без шушы критерийларга нигезләнеп, плазма куллана алабыз. Антибиотиклар, вируска каршы көчле дарулар булса да, әлегә шушы алымны уңышлы дип күрәбез», – диде белгеч.

Covid-19 белән авырган кешенең плазмасын күчерү буенча беренче тәҗрибә уңышлы узган.
«Бу терапия чыннан да нәтиҗәле. Хәзер бездә ихтыяҗ зур, донорлар аз. Беренче донорлар хирурглар, табиблар иде. Дәваланып терелгән пациентлар шактый, шуңа күрә безнең максат – авырып терелгән, ярдәм итәргә теләгән кешеләрне җәлеп итү», – диде Айнагөл Баялиева.

Кан үзәгенә килгәч, донор тиешле бөтен процедураны уза. Башлангыч анализлар тапшыра, аның белән табиб сөйләшә. Лаборатор күрсәткечләре нормада булса, плазма донорлыгына бара булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар