Логотип
Яңалыклар

Сәясәтче Виктор Потуремский: Татарстанда халыкның хөкүмәткә карата ышанычы югары

Белгеч республикада булган хәзерге вазгыятькә бәя бирде.

Белгеч республикада булган хәзерге вазгыятькә бәя бирде.

Сәясәт анализы директоры Виктор Потуремский Татарстан халкының республика җитәкчелегенә карата ышанычы зур дип саный. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша әйтте.

«Беренчедән, кешеләрдә хөкүмәткә кызыксыну уянды. Бу нәтиҗә сораштыру һәм тикшеренүләрдән чыгып ясалды. Пандемия вакытында халыкта игътибар артты, Татарстанга килгәндә исә хөкүмәт хата ясамады. Республикада хөкүмәт ялганламый, нәтиҗәле эшли, халыкның фикерен ишетә. Бу шуның белән бәйле», — диде белгеч.

Потуремский сүзләренчә, халык хөкүмәтнең җаваплы булуын тели. «Бу яктан Татарстан җитәкчелегенең тәҗрибәсе бар һәм алар „Без нәкъ менә шулай эшлибез“, — дип әйтә ала», — ди ул.

«Халыкның сайлауга күпләп килүен күзәтәм. Татарстан лидер булып тора. Димәк, хөкүмәткә кызыксыну һәм ышаныч бар. Миңа калса, Татарстан халкы өчен бу ел авыр иде. Пандемиянең сәяси карашка йогынтысы безнең өчен төп тема булды. Шуннан чыгып, халыкның хөкүмәткә карашын белдек», — диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар