Логотип
Яңалыклар

СОЧИ, ЯШЬЛЕК, КАЙНАР ОКТЯБРЬ, АДРЕНАЛИН, ЭЙФОРИЯ!..

Яшьләр һәм студентларның XIX Бөтендөнья фестивале дә тарихка кереп бара. Аның дөньякүләм әһәмияте, андагы колачлы программалар, дискуссия мәйданнары, позитив эмоцияләр, күтәренкелек турында әле кайта-кайта искә төшерерләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әнә шулар хакында зур сөйләшү булды. Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Фестивальдә Татарстан делегатлары булып катнашкан «Э-моция» иҗади инклюзив студия» проекты җитәкчесе Инесса Клюкина, Казан федераль университеты студенты Кристина Николаева, Фестиваль волонтерлары белән эшләү буенча менеджер Алмаз Әскәровлар катнашты. 14 –29 октябрьдә Сочида узган дөнья яшьләре җыены нәрсәсе белән күңелләргә кереп калды? Фестивальдә кемнәр катнашты? Татарстан Республикасы делегатлары нинди хис-кичерешләр белән кайтты?

 

Журналистлар янына килгән спикерлар әнә шулар хакында сөйләде. Аңлашылганча, Татарстан яшьләре һәм студентлары Фестиваль эшенең барлык юнәлешләрендә – фән, мәдәният, спорт, технологияләр, инженерлык мәйданнарында – үзен гел алдынгылар, креатив яшьләр итеп күрсәтте. Аларның әзерлеге дә, активлыгы да, эпикировкасы да югары дәрәҗәдә булды. Мәдәни программада «Мураками», «Прогульщики» төркемнәре, Заринә Вилданова һәм Эльмира Кәлимуллина 20 меңлек аудитория каршында чыгыш ясап, республиканың вокал өлкәсендәге талантларын күрсәттеләр. Спортчыларыбыз Казанның спорт башкаласы икәнен раслады. Безнең өч мәйданчык – Татарстан Республикасы турында сөйләүче, ГТО нормаларын тапшыруга, WorldSkills ка багышланган стендлар аеруча популяр булып танылды. Казанны, Татарстанны чит яшьләре дә яхшы белә хәзер. Киләсе елда узачак яшь парламентарийлар семинарын да һич икеләнүләрсез Казанда үткәрү турында килештеләр. Яшьләр үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Инесса Клюкина проекты жюрины аеруча кызыксындырды, продюсер һәм кинорежиссер Федор Бондарчук аңа киләчәктә дә аерым игътибар күрсәтергә булды. КФУ студенты Кирилл Кәрамов кастинг узып, Яшьләрнең һәм студентларның XIX Бөтендөнья фестивале турындагы фильмда төште. Дискуссион мәйданнарда, форсайт-сессияләрдә делегатлар мәгариф һәм фән үсеше буенча яңа идеяләр тәкъдим иттеләр. Кристина Николаева РФ Президенты Владимир Путин белән формаль ябык очрашуда катнашты. Формаль булмаган очрашуда исә Динара Фәесханова һәм Мария Рязанова республика йөзе булып танылдылар. Татарстан Республикасыннан 180 кеше волонтер булып катнашты. Аларның эше югары бәяләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сочига Фестиваль ачылышына килүе, Татарстаннан килгән яшьләр, студентлар белән аралашуы дөнья яшьләре каршында безнең делегатларның абруен күтәрде.

 

Болар һәммәсе Сочи Фестивале елъязмасында үзенең лаеклы урынын тапты.


фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2017/10/15/577816/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар