Логотип
Яңалыклар

Шагыйрь Рөстәм Акъегет вафат

Шагыйрь, журналист Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин вафат (шигырь яратучыларга ул Рөстәм Акъегет псевдонимы буенча таныш иде).

Шагыйрь, журналист Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин вафат (шигырь яратучыларга ул Рөстәм Акъегет псевдонимы буенча таныш иде). Бертуганы Равил Фәйзуллин әйтүе буенча аның йөрәге авырткан. 
Рөстәм Акъегет озак еллар «Татарстан» радиосында әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәррире булып эшләде. Күпләребез яратып тыңлаган «Тел күрке – сүз» тапшыруының редакторы иде ул. Ул – бу тапшыруны оештырып җибәрүчеләрнең берсе.
Татарстан язучылар берлегенең Г. Искахый исемендәге бүләге иясе иде. 
Аның шигырь китаплары күп түгел. Заманында Сибгат Хәким аның турында: «Дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләрдән ул», – дигән булган. Рөстәм Акъегетнең дөнья күргән китапларының берсе «Янды бер шәм таңнарда…» дип атала. Инде бу шигъри юлларны бүген без аның үзенә карата әйтәбез: янды бер шәм таңнарда...
Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар