Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» «Нур»да кунакта 

Бер дулкында, бер максатлар өчен эшләп, хатын-кызларны бергә җыйнаучылар, бер-беребезгә бик охшаганбыз икән без. Коммерцияле булмаган «Нур» хатын-кызлар социаль инициативалар ассоциациясе хатын-кызлары белән очрашып кайтканнан соң без әнә шундый фикергә килдек. 


Бер дулкында, бер максатлар өчен эшләп, хатын-кызларны бергә җыйнаучылар, бер-беребезгә бик охшаганбыз икән без. Коммерцияле булмаган «Нур» хатын-кызлар социаль инициативалар ассоциациясе хатын-кызлары белән очрашып кайтканнан соң без әнә шундый фикергә килдек. 


 «Без хатын-кызларны үзен реализацияләргә, бу дөньяда үз урынын табарга рухландырабыз. Хатын-кыз бит әле ул әни, ир хатыны гына түгел, шәхес тә. Андагы энергия тауларны күчерергә җитә», – дип сөйләде ассоциацияне оештыручы Айгөл Хәйруллина. Моны раслап, очрашуга килгән һәр хатын-кыз үзенең уңышлары турында сөйләде. Үз эшләренә, идеяләренә шуның кадәр бирелгәннәр, күзләре янып тора, хәтта башкарган эшләре турында елый-елый бәян иттеләр. Һәрберсе диярлек хәйрия проектлары да алып бара икән. Ә хәйрия эшләренә теләсә кем тотына алмый. 


Сыр пешерүче Диләрә, балалар йортындагы үсмерләргә ярдәм иткән социаль проектны гамәлгә ашырган Ләйсән, кыяр үстерүче Гөлнара, мусс десертлар ясаучы Айзирә, Татарстанда беренче инклюзив бассейн ачкан Анна – барысы да үз эшләренә гашыйк кешеләр. Үз юлларын табарга аларга «Нур» ярдәм иктән.


 «Без нәкъ менә сезнең кебек хатын-кызлар турында язучы журнал. Барыгыз да «Сөембикә» битләрендә урын алырга хокуклы. Сез дә, без дә дөньяны ямьләндерүчеләр. Бергә булыйк», – диде кызларның тарихларын тыңлаганнан соң журналыбызның баш мөхәррире Лариса Маликова. Ул журнал тарихы белән таныштырды, бүгенге көндәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Кызлар «Азат хатын» журналының беренче нөсхәләрен тотып карап, тарих белән күзгә-күз очрашты. «Сөембикә»не кулга алуга «балачакка кайткан кебек, шундый җылы журнал», – диделәр очрашуга килгән кызлар. Журналга язылу ысуллары белән кызыксындылар, кайберләре интернет аша язылып та куйды. Рәхәт очрашу булды ул. Чөнки бер-берләрен ярты сүздән аңлаучылар җыелган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар