Логотип
Яңалыклар

​«Сөембикә» Һәм «Шәһри Казан» баш мөхәррире Гөлнара Сабирова яңа вазыйфага билгеләнде



Әллә нинди көн булды әле бүген!.. Куанырга да белмәдек, кайгырырга да... Куану кирәктер дә бит... Юк, без моңсуланып, боегып калдык. Баш мөхәрриребез Гөлнара Ильяс кызы Сабированы республикабызның иң зур басмасына – «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир итеп билгеләделәр. «Шулай булыр, бездә озак тоткарланмас, тагын да югарыга үсәчәк әле ул!» дип алдан ук фаразлап куйган идек инде. Читкә җибәрәсе килмичә дә, күз тидерүдән куркып та, яшьлегенә, чаялыгына, булганлыгына, зәвыгына сокланып та... Озак та эшләмәдек кебек. Нибары бер ел да өч ай!.. Ә шул кыска гына вакытта да таулар күчергәндәй булды ул! Редакция тормышына матур яңалыклар кертергә дә, журналны яңартырга да, язмаларыбызны җылытырга да, һәркайсыбызны зурларга һәм яратырга да өлгерде. 

Матур кеше Сез, Гөлнара Ильясовна! Уйларыгыз, хыялларыгыз, кылган гамәлләрегез матур! Үзегез матур! Беләбез: Сезне тагын да җаваплырак, зуррак эшләр көтә. Тормышыгызда, журналистикагызда яңа чор башлана. Ә безнең дөньяда Сез – ягымлы елмаюыгыз, җил-җил атлап йөрүләрегез, шигъри күңелегез, хатын-кыз нәфислегегез, җитәкче тәвәккәллегегез белән  матур образ, киңкырлы шәхес... 

Сезгә сабырлык, зур тиражлар, киң иҗат офыклары, халкыбызга, милләтебезгә  хезмәт итү юлында уңышлар, һәрчак шәп кәеф телибез! 

...Ә безгә ямансу. Инде сагына да башладык... «Сөембикә» дөньясын ямьләп, бизәп китәсез – Зур рәхмәт Сезгә! 

Яратып, «Сөембикә» кызлары 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар