Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» бүләкләрен кем отты?

«Сөембикә» редакциясе 2022 елның беренче яртыеллыгына һәм тулы бер елга журналга язылучылар арасында бүләкләр уйната дип күптән игълан иткән идек.

«Сөембикә» редакциясе 2022 елның беренче яртыеллыгына һәм тулы бер елга  журналга язылучылар арасында бүләкләр уйната дип күптән игълан иткән идек. 
Бүләк оту шартлары бик гади иде: «Сөембикә»гә язылырга һәм квитанциянең күчермәсен редакциягә җибәрергә кирәк иде. 
Квитанция күчермәләрен безгә 211 укучыбыз юллады. 
25 гыйнвар – квитанция күчермәләрен кабул итүнең соңгы көне булды. 
Бүген инде менә «Сөембикә» журналының инстаграм битендә барган туры эфирда алдан вәгъдә иткән әлеге бүләкләрне уйнаттык. 
Бүләкләр алтау иде: 
2 – электр гриле;
2 – җиләк-җимеш киптерү җайланмасы;
2 – иттарткыч. 

Инде бүләк ияләренең исемнәрен атар вакыт җитте.
Электр гриле:
Римма Авзалова (Мөслим)
Рөстәм Сәлахов (Казан).

Җиләк-җимеш киптерү җайланмасы:
Инзилә Тимергалиева 
Эльза Ярмөхәммәтова (Казан, 16 нчы гимназия)

Иттарткыч:
М. Вәлиуллина 
Лилия Исхакова (Башкортстан, Бәләбәй)

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Игелекле бүләкләр булуын, сезгә күп еллар хезмәт итүләрен телибез!
 Җиңүчеләрнең редакция белән элемтәгә керүләрен көтәбез.
Безнең телефон: 8 (843) 222-09-77. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар