Логотип
Яңалыклар

Санкт-Петербург укучылары Җәлилне белә!

Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районында урнашкан 146 нчы номерлы мәктәбенә Муса Җәлилгә стенд кую буенча әзерлек эшләре бара. Бу хакта безгә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат ВӘЛИУЛЛИН хәбәр итте.

Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районында урнашкан 146 нчы номерлы мәктәбенә Муса Җәлилгә стенд кую буенча әзерлек эшләре бара. Бу хакта безгә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат ВӘЛИУЛЛИН хәбәр итте.

– 146 нчы номерлы мәктәп белән безнең даими вәкиллек күптән хезмәттәшлек итә, – диде Ренат Нәкыйф улы. – Бу мәктәп укучылары «Җәлил укулары» Халыкара шигырь укучылар бәйгесендә, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чараларында, милли мәдәнияләр фестивальләрендә гел катнашып киләләр. Мәктәп җитәкчелеге даими вәкиллекнең үзләрендә татарның каһарман улы Муса Җәлилгә багышланган почмак булдыру тәкъдимен шунда ук кабул иттеләр. Бу герой-шагыйрьгә генә түгел, Бөек Ватан сугышында башын салган миллонлаган ватандашларыбызга хөрмәт билгесе булачак. Сугыш афәтеннән бик ерак булган – аяз күкләр астында үсүче бүгенге буынга Җәлил турында, аның ничек итеп үз халкының бөек улы, шагыйре булып өлгереп җитүе турында сөйләячәк ул.

Мәктәпкә урнаштырылачак стенд «Хәтерләргә һәм онытмаска!» дип аталачак. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең бөтен тормышы чагылачак анда. Стенд өчен материаллар туплау белән шагыйрьнең кызы Люция ханым шөгыльләнә.  Нинди мәгълүматлар урнаштырырга кирәген дә ул хәл итәчәк. Боларның барысы да аның шәхси архивыннан булачак. 

Стендны бизәү эшләрен Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге үз өстенә алган. Муса Җәлилнең стенда куелачак барельеф рәвешендәге портреты инде әзер. Аны скульптор Винера Абдуллина иҗат иткән. 

Фото: @renat.valiullin.tatar


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар