Логотип
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов өченче тапкыр бабай булды!

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өченче тапкыр дәү әти булды! Бу хакта ул Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итеп, сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу фотосы белән уртаклашты.

- Хатыным, ике кияү, балаларым, оныкларым белән минем өченче оныгымны каршыладык. Улым гына фотода юк, мәктәптә иде, - дип язган Салават Зәкиевич.

Салават әфәндене, аның гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!

cылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар