Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды

Татарстан Президенты Кааб эченә үтү мәртәбәсенә лаек булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында кече хаҗ кылды.

Республика башлыгы бүген үзенең социаль челтәр битләрендә Мәккә шәһәренә багышланган фото һәм видео куйган.

Татарстан Президенты зур мәртәбәгә лаек була: Согуд Гарәбстанының бары шәрәфле кунаклар гына керә торган Кааб эченә үтә. Миңнехановка хаҗ кылучы башкара торган үзенчәлекле ритуал – Хаҗар аль-әсвадка, Кара ташка орынырга һәм догалар укырга насыйп була.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татарстан Президенты белән бергәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да хаҗда булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар