Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов адресына Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлау телеграммалары килә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация советы рәисе Валентина Матвиенко котлый, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«Республика төзелү татар халкын берләштерүгә, аның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итте. Татарстан халкы Ватан өчен язмыш хәл ителгән вакыйгаларда катнашкан, аның рухи мирасын барлыкка китергән ата-бабаларының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән ихластан горурлана», - диелә телеграмма текстында.

Бу бәйрәм – туган ягы зур илнең дус гаиләсендәге кече ватаны кадерле булган барлык кешеләр өчен олы бәйрәм, диелә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлавында: «Бөек Россиянең аерылмас өлеше – Татарстан мәдәниятләр төрлелегенә һәм диннәр аңлашуына корылган үзенчәлеген саклый. Республиканың барлык казанышлары, олы мәхәббәт һәм кайгырту белән сакланган табигатенең байлыгы, тарихи һәм мәдәни мирасы Татарстанның күп санлы кунаклары өчен дә ачык. Республика һәм цивилизацияләр һәм диннәр киселеше булган башкаласы Казан үзенә кешеләрне, фикерләрне һәм вакыйгаларны тартып тора. Болар бар да – үзенең Туган илен яраткан, аның киләчәген кайгырткан, тарихын һәм гореф-гадәтләрен олылаган Татарстан кешеләренең тырыш хезмәте, көчле ихтыяры, мәрхәмәте һәм кунакчыллыгы нәтиҗәсе».

«Сезне һәм Татарстан халкын чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, - диделә Мәскәү мэры Сергей Собянин телеграммасында. - Татарстан – икътисадта һәм социаль өлкәдә, шәһәрләрдә һәм авылларда уңай мохит булдыруда, үзенең инновацион потенциалын гамәлгә ашыруда югары нәтиҗәләргә ирешүче алдынгы төбәкләрнең берсе. Республика казанышлары – кыю планнарны һәм олы бурычларны гамәлгә ашырудан куркып тормаган хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләренең тырышлыгы белән ирешелгән уңышлар». 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147360/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар