Логотип
Яңалыклар

​Римзил Вәлиев нигә үзен динозавр ди?


 Интернетта татарча блог алып барып, зур аудиторияләр җыеп буламы? Татар блогерлары кешеләрне ничек җәлеп итә, нинди темаларны кызыклы дип таба һәм аларның киләчәге бармы?
Үзен журналистикада динозавр дип атаучы Римзил Вәлиев, «Вконакте»дагы «Кызык-мызык» төркеменә 174 мең кеше җыйган Илназ Габидуллин, үз блогы ярдәмендә туйга дип акча җыючы «Tatar Malay» проекты авторы Ринат Галиәхмәтов һәм «Че гуглит татар кызы?»  төркемен оештыручы Динара Зиннәтовалар белән узган матбугат очрашуында шушы хакта фикер алышу булды. 
Кызык бит, Илназ, мәсәлән, үз блогын фәкать туган авылы кешеләрен берләштерү максатыннан гына башлап җибәргән булган. Тора-бара аңа бөтен Кукмара районы кешеләре килеп кушылган, аннары Татарстан... Хәзер ине аның дуслары республикабыз гына түгел, хәтта илебез чикләреннән дә чыгып китә бугай. 
«Инсаграм» челтәрендә үз блогын алып барган Ринатның бүген җитмеш меңгә якын язылучысы бар. Сәясәткә кагылмыйча, көнкүреш тормышыбыздагы гадәти генә нәрсәләрне терки бара ул үз көнъязмасына. Шулай дим, чөнки ул постларны көн саен куярга тырыша. Җиңел генә темалар яктыртыла дигәннән, «Мин сәясәтне яратмый, – ди Ринат. Миңа, бөтен кеше чүп яндыру заводы турында яза, син дә шул хакта берәр нәрсә куй әле, диләр. Хәзер мин үз блогыма шундыйрак берәр нәрсә куям икән, миңа мең кеше үзенекен куярга кушып мөрәҗәгать итәчәк. Бер кешегә яхшы булам дисәң, мең кешегә начар буласың». Үзенең туры сүзле булуын да яшермәде ул. Бер генә мисал: «Әни аш пешергән, бераз тозы җитеп бетми. «Бөтен мәхәббәтеңне салып пешермәгәнсең бүген ашка», – дигәч, әни шелтәләде. «Алай турысын әйтергә ярамый кешегә», – дип. Нишлисең инде, туры сүзле булып тугач... Әни дигәннән, Ринат  хәтта әнисеннән дә блогер ясаган. Инде шактый гына шомарып, үз блогын бер дигән итеп алып бара, ди. Видеоларны да үзе төшереп, үзе монтажлый,  афәрин!
Римзил Вәлиев исә үзен блогер дип түгел, ә динозавр дип атады. Барыбыз да белә, Римзил әфәнде журналистикада инде шактый күптәннән эшләүче билгеле шәхес. Кызык-мызык, күңел ачу, ил итүгә корылган төркемнәрдән аермалы буларак, ул җитди, уйландыра, нәтиҗә чыгарырга этәрә торган темаларга яза. Ринатның, мин сәясәтне яратмыйм, дигәненә каршы Римзил Вәлиев та сәясәтне яратмавын белдерде. «Мин дә сәясәтне яратмый. Хәзер бит сәясәт юк. Хакимият вертикале генә бар. Сәясәт булмагач, миңа күңелсез».
Алай да яшьләрне сәяси темалардан курыкмаска өндәде. «Журналистикада 51 ел эшләп, бер тапкыр да судка чакырганнары булмады. Чит ил матбугатында эшләгәч, минем күз алдымда гел аларның администрациясе, прокуратурасы торды. Журналист хокукый инструкцияне белергә, ахмак булмаска тиеш». Аның фикеренчә, татар блогерлары бүгенге татар журналистикасына көндәш. 
Аннары тагын бер кызыклы фикер әйтте әле ул: моның кадәр күп каналлар кирәкми. «Кибеткә кереп, 180 күлмәк арасыннан үзеңә ошаганын сайлавы кыен булган кебек, моның кадәр интернет каналлардан да үзеңә ярашлысын табуы авыр. Аның кадәр күп кирәкми».
Динара Зиннәтова – «ВКонтакте» челтәрендәге «Че гуглит татар кызы?» һәм «Че казылык» төркемен, «Телеграм»да беренче татар блогын оештыручы кыз. Аның блоглары кызык-мызык яратучыларга  күңел ачу, шаяру чарасы кебек кенә күренсә дә, күңелгә тигән нәрсәләрне юмор аша шакый оста күрсәтә белә ул.
Юлыңда очраганны фотога яки видеога төшереп, аннары аны монтажлап, үз блогыңа урнаштырып, комментарийларга җавап язып утыру өчен болар каян вакыт таба, дигән сорау күпләрнең күңелендә тугандыр. Моның хәйләсе бар икән, Илназ ачты әле аның серен. Ул үзе, мәсәлән, блогына яңа постларны кую, комментарийга җавапларны язу өчен хәтта машинадан төшеп, шәһәр автобусына күчеп утырган. Бу эшләрнең барысын да юлда барганда башкара. 
Тагын бер сорауны бирәсе килеп, күпләрнең теле кымырҗыгандыр – татар богерлары акча эшли аламы?
Белмим, әллә дөрес, әллә юк, очрашуга килгән блогерларның берсенең дә максаты акча эшләү түгел. Гәрчә Ринат хәзер туйга акча җыюын, блогыннан кергән акчаларны шуның өчен җыйнап куюын яшермәде. Аена 10-12 мең сум акча эшли икән «Tatar Malay».
Динара белән Илназ да блогларына реклама тәкъдим итүчеләрнең күп булуын әйтә. Бартерга да эшлиләр, дусларына да ярдәм иткәлиләр. Динара хәзер милли проектлар авторларына күбрәк ярдәм итүен сөйләде. Аларның рекламасын блогында бушлай  куя. Моны ул көченнән килгәнчә милләтебезгә булышу дип саный. 
Очрашуга килүчеләр әле яңарак кына үз блогын алып бара ашлаучыларга ярдәм итәргә әзер булуларын да белдерде. Татарча блогерларның күп булуына без сөенәбез генә, диләр алар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар