Логотип
Яңалыклар

Республикада коронавирус белән авыручы табиблар саны арта.

Республикада тугыз табиб COVID-19 инфекциясеннән үлгән. Бу хакта бүген брифинг вакытында Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Республикада тугыз табиб  COVID-19 инфекциясеннән үлгән. Бу хакта бүген  брифинг вакытында  Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. 


Министр урынбасары сүзләренә караганда, республикада  табиблар арасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 243 очрагы турында хәбәр алынган. Аларның 189 расланган, калганнары буенча әлегә тикшерә алып барыла. «Бу гадәти тикшеренү. Нәтиҗәдә йоктыру характеры ачыклана, очрак раслана», – дип белдерде Владимир Жаворонков.  Июнь ахырында инфекция йоктырган табиблар саны 80 булган. 


Республикада әлеге авырудан  9 медицина хезмәткәре үлгән. «Алар да башка кешеләр кебек үк җәмгыятнең аерылгысыз өлеше, үлем- китем очраклары бар», – дип белдерде министр урынбасары.  


Бүгенге көнгә  Татарстанда коронавирусның  5372 очрагы теркәлгән.  4219 кеше терелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар