Логотип
Яңалыклар

Республикабызның 100 еллыгына иң яхшы 100 тарих

Олы тарих төрле кешеләрнең кечкенә тарихларыннан туа. Безнең һәркайсыбыз язмыш тарафыннан үзенә бирелгән тарихи чорында ничек яшәгән? Нинди гамәлләр кылган? Үзе яшәгән стройга  нинди бәя биргән? Балаларын ничек тәрбияләгән? Оныкларына нинди васыять калдырган? Оныкчыклары аны ничек искә алырлар?

Республикабыз  оешуның  йөз данлы елын яктырткан  http://100.tatarstan.ru/ сайты барлык татарстанлыларны үз тормышларында булган кызыклы истәлекләр белән контентны тутырырга ярдәм итәргә чакыра. Мөгаен, сезнең гаилә архивында хатирәләр, фотосурәтләр, гаилә легендалары рәвешендә ниндидер истәлекләр саклангандыр. Без сездән әлеге истәлекләрне: үзегез, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз сөйләгәннәрне көтеп калабыз.

Гаиләгез тарихын түбәндәге электрон адреска юлларга мөмкин: alsumu@mail.ru . «ТАССРның 100 еллыгына»  дигән билгене язарга онытмагыз, һәм без иң яхшы 100 тарихны һичшиксез сайтыбызга урнаштырачакбыз.  Сезнең гаилә, аның республика тарихына керткән өлеше турында бөтен дөнья беләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар