Логотип
Яңалыклар

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы бер ай дәвамында телефон һәм WhatsApp мессенджеры аша республика районнарында яшәүчеләр юллаган сораулар һәм мөрәҗәгатьләрне җыячак.
Республика клиник хастаханәсе баш табибының җаваплары бер айдан соң «События» газетасында һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында дөнья күрәчәк.
Үзегезне кызыксындырган сорауларны 22-23 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8-927-037-91-10 номеры буенча шалтыратып бирергә була. Башка көннәрдә сорауларны WhatsApp мессенджеры аша юлларга мөмкин. 

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/22/173849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар