Логотип
Яңалыклар

Радио көненә – мобиль кушымталы радио

Татарстанда эфирга чыгучы «Китап» милли радиосын хәзер гаджетлардан тыңларга була.


Моның өчен мобиль кушымта эшләнгән. Аны радио көненә әзерләп бетергәннәр. Бу хакта радиостанция җитәкчесе Алмаз Миргаязов хәбәр итте.  


 «Китап»ны шулай ук интернет сайт аша да тыңлап була. Илдәге эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, FM дулкынга чыгу агымдагы елның көзенә чигерелгән.  Мобиль кушымта аша сөйләгән радиода  татар телендә чыккан кыска шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңларга мөмкин. Шулай ук милли рухтагы, һәрберебезгә кечкенәдән таныш булган җырлар яңгырый. 


Алмаз Миргаязов «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, эфирга чыккан әдәби әсәрләр  катгый таләпләр буенча сайланып алына. «Китап» радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газет-журналларда басылган кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», — ди радио җитәкчесе. Шуңа күрә әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак.  Моның өчен социаль челтәрләрдә сораштырулар үткәрергә уйлыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар