Логотип
Яңалыклар

«Объективта – әни» күргәзмәсе ачылды: һәр фоторәсемнең үз язмышы 

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Объективта – әни» дигән күргәзмә ачылды. Бу күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты.

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Объективта – әни» дигән күргәзмә ачылды. Бу күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты. Ул ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне уңае белән оештырылды. Күргәзмә ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Һашимова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, күргәзмәнең спонсоры, Inwells компаниясе җитәкчесе Радик Даешев һәм башкалар катнашты.  

   

 

Бер ел элек, журналның редколлегия утырышы вакытында, Казан фоторәссамы Әлфия Бикмөхәммәтованың «Рәссам сәхифәсе»ндә дөнья күргән эшләре турында сүз чыкты. Туган ягының матурлыгын сурәтләгән фотолар арасында өлкәннәргә – ак яулыклы Әниләргә багышланган сериясе аерым урын алып тора иде. «Ә бит бөтен Әниләр дә шушылай итеп зурлауга лаек», – дип уйладык без. Проект шулай туды.  

Журнал укучыларыбыз бу тәкъдимне хуплап каршы алды.  

Бәйгедә катнашу өчен ел дәвамында иллегә якын эш килде. Журналның укучылары бөтен дөнья буйлап таралган: фотоконкурста катнашырга теләк белдергән авторларыбызның берсе хәтта Франциядә, Парижның үзендә яши. Фотоконкурска килгән эшләрнең иң уңышлылары ел буе журнал битләрендә дөнья күрде.  

Бәйгенең шартлары буенча, иң уңышлы эшләрдән «Казан Кремле» музей-тыюлыгында күргәзмә оештыру да бар иде. Бүген бу күргәзмәдә 32 фото тәкъдим ителде.  

Безнең өчен дөньяда кадерледән-кадерле, газизләрдән-газиз зат ул Әни... «Объективта – әни» күргәзмәсе моның шулай икәнлеген тагын бер кат күңелләргә салып куйды. Ана бәхете турында бу күргәзмә. Ана шатлыгы, ана сөенечләре турында. Аның безгә биргән Җылысы турында...  

Һәр фоторәсем – үзе бер язмыш. Менә хатлардан берничә генә юл. 

«...Сез бәйге игълан иткәнче күпкә алданрак төшергән фото бу. Туган нигез. Җәй. Әни ишегалдында мунча себеркесе бәйли... Шундый кадерле истәлек ул миңа. Яшәү мәгънәсе Әни белән булганлыгын аны югалткач кына аңлыйсың икән шул...»  

«Сездә ничектер, ә безнең авылда әле мич бар! Әни бар! Җылы бар! Әниемнең кочагында оныгы – кызым бар. Нәсел дәвам итә! Бәхет шушы түгелме?!» 

«Кәләш күлмәге кигән кече кызының әтисе белән вальс әйләнүен карап утырган Әниемнең күзләрендәге моңга, сагышка гаҗәпләнмәгез. Әти яңа гына авыр операция кичергән көннәр бу. Без инде аның диагнозын беләбез... Тагын бер ай узуга без инде аны югалтачакбыз. Өчәү бергә төшкән соңгы фотосурәт...»  

«Әнигә: «Мин кияүгә чыгам!» – дип кайтып әйткән көн бу... Куаныч һәм сагыш кушылган көн. Әни елады да елады. «Нигә күз яшьләреңне түгәсең?» – дигәч, «Бәхеттән...» – дип җавап бирде...»  

«Фотода мин өч балам белән бергә. Кулымда күтәргән кечкенәсен «Ходай бүләге» дип йөртәм. Мине ул җәйне елан чакты. «Тагын биш минутка соңарсагыз, коткарып булмый иде», – диде табиблар... Бу хәлләрдән соң аз гына вакыт үтүгә балага узганымны белдем. Бернинди «ярамый»ларга карамыйча Ул туды! Могҗиза белән бер иде бу! Әйе, Ходай бүләге!» 

  

Күргәзмә ачылышы вакытында бәйгенең җиңүчеләре аталды, аларга бүләкләр тапшырылды. 1 урынны алган Лилия Кашаповага (Алабуга) бүләкне – ноутбукка сертификатны «Казан Кремле» музей тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева тапшырды. 2 урын алган Рамилә Нотфуллина (Казан) бүләк планшетны «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова кулыннан алды.  
Өченче бүләк – смартфон Үзбәкстанда, Ташкент шәһәрендә яшәүче Сәрвиназ Кәримовага китәчәк. (Бу урын сайтта барган тавыш бирүләр нәтиҗәсен исәпкә алып тапшырылды..) 

...Фоторәсемнәрдәге Әниләр төрле. Кемдер әле яңа Әни булган – тәүге сабыен кулга алган, икенче Әниләр янәшәсендә буй җиткән ул-кызлары басып тора, өченче  фотода – балаларын таратып бетереп төп нигездә ялгыз калган Ана сурәтләнгән. Көләч, бәхетле, уйчан, моңсу, сагышлы, гамьле... Алар бар да Күкләр биргән иң зур вазыйфаны үтәгән – бала тудырган затлар. XX гасырның олы галиме Ризаэддин Фәхретдиннең сүзләре хак: «Ана булу – бөек бер нигъмәт-муллык вә тиңдәше булмаган бер хөрмәттер». «Объективта – әни»  күргәзмәсе «Манеж» күргәзмәләр залында бара торган «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсенең бик матур бер дәвамы булып тора.  

Күргәзмә 12 декабрьгә кадәр эшләячәк.   

Андагы фотосурәтләргә карап килгән һәркем үз Әнисен уйлар... 

 

Фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photo/obektivta-ni

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күргәзмә сәгать ничәдән ничәгә кадәр эшләгәнен дә языгыз әле, барасы килә.

    • аватар

      Лилия Гараева

      0

      0

      Интернеттагы мәгълүматлары буенча Казан Кремлендәге «Манеж» күргәзмә залының эш режимы: дүшәмбе-чәршәмбе 10:00–17:30; җомга 11:00–20:00; шимбә-якшәмбе 10:00–17:30

      Хәзер укыйлар