Логотип
Яңалыклар

Natura Siberica барлык кибетләрен ябарга мөмкин

Natura Siberica барлык кибетләрен ябарга мөмкин. Безне базардан алып ташларга тырышалар, дип белдерде компания

Natura Siberica барлык кибетләрен ябарга мөмкин. Безне базардан алып ташларга тырышалар, дип белдерде компания

Барлык 65 брендның да эше туктатылды. 

Андрей Трубниковның Natura Siberica косметика компаниясе скандал үзәгенә әйләнде һәм 4,5 миллиард сумга дәгъва алды, бу – еллык керемнең яртысы диярлек. Шул сәбәпле 65 брендка, «Рецепты бабушки Агафьи»ны һәм Organic Stop ны да кертеп, арест салынды: аларны сатып та, яңадан үзгәртеп тә булмый. 

Бу карар производство компаниясе урнашкан Дмитров заводындагы янгын белән бәйле. Инцидент 21 мартта иртән иртүк була, тәүлек узгач кына янгынны тулысынча сүндерә алалар, ут бөтен бинаны чолгап ала, түбәнең шактый өлеше җимерелә. 

Хәзер компания клиентларыннан һәм дусларыннан ярдәм сорый: «Без моңарчы мондый үтенечләр белән сезгә беркайчан да мөрәҗәгать итмәгән идек, ләкин хәзер сезнең һәркайсыгыз Natura Siberica га булыша ала». 

Җитәкчелек үзләренә каршы чиста булмаган эш кузгатылуына шикләнми. «Рәсми рәвештә белдерәбез, безнең компаниягә каршы хокук кысаларына сыймастай эшләр алып барыла, ул эшчәнлегебезне, косметика җитештерүне бөтенләй туктатуга, һәм кибетләр челтәрен ябуга китерәчәк. Бу исә меңләгән кешеләрнең эшен югалтуы һәм кибет киштәләрендә сыйфатлы арзан косметик продукциянең юкка чыгуы дигән сүз», – диелә Инстаграмдагы мөрәҗәгатьтә. Компания янгынның алар гаебе белән чыкмавын ассызыклый һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бу эш буенча гадел суд тикшерүенә өметләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар