Логотип
Яңалыклар

Муса Җәлил премиясенең быелгы лауреатлары билгеле

Татарстан Республикасы Муса Җәлил премиясенең быелгы лауреатлары билгеле. Бу хакта бүген Милли музейда узган «Моабит дәфтәрләре» көне» чарасында Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Муса Җәлил премиясенең быелгы лауреатлары билгеле. Бу хакта бүген Милли музейда узган «Моабит дәфтәрләре» көне» чарасында Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла хәбәр итте. Әлеге чара Герой-шагыйрьнең туган көне уңаеннан уздырылды.

Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле бүләккә быел телевидение өлкәсендә – «Шаян-ТВ», әдәбиятта – Рифат Сәлах, җыр сәнгатендә – Илүзә Хуҗина, театр сәнгатендә – Г. Камал театры актерлары Фәннүр Нурмөхәммәтҗанов белән Ләйсән Гатауллина лаек булды. 
Афәрин, котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар