Логотип
Яңалыклар

«Мәрхәмәт»нең күчмә утырышы

Дәүләт советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе күчмә утырышы  үтте.

 

Дәүләт советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе күчмә утырышы  үтте. Анда яңа парламент сезонында депутатлар төркеменең эшләнәсе эшләре билгеләнде. «Әлбәттә, бу елны пендемия темасын читләтеп уза алмыйбыз. Халык сәламәтлеге, өстәмә ярдәм төрләре игътибар үзәгендә булачак. Хатын-кыз депутаталар өчен балалы гаиләләр, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ятим балалар, өлкән яшьтәгеләр темалары да көнүзәк мәсьәлә булып калачак», – диде Татьяна Ларионова. Аның сүзләреннән аңлашылганча, авыл җирлегендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү дә күздә тотыла: «Авыл җирлекләрен үстерүгә зур керемнәр карала, тик шулай да йортлар җиткерү, эш урыннары мәсьәләсен хәл итү, инфраструктураны көйләү беренче планга чыга». 
Болардан тыш, якын арада депутатлар балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең тормышка ашырылу мәсьәләләрен дә игътибар үзәгенә алачак. Декабрь аенда «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар элемтәсе эшләячәк. Традиция буенча, депутатлар  инвалид хатын-кызларның «Татарстан энҗеләре» конкурсына, мөмкинлекләре чикле балаларның «Кулга кул тотышыйк, дуслар» иҗат фестиваленә дә ярдәм күрсәтәчәк. Ел азагында дәүләтнең аерым кайгыртуына лаек балалар өчен Республика хәйрия чыршы бәйрәме оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар