Логотип
Яңалыклар

Мондый күңелле хәбәрләр күбрәк булсын иде!

Классташлардан килеп төшкән хәбәр кызыклы тоелды.

Классташлардан килеп төшкән хәбәр кызыклы тоелды. Казан федераль университетының генетика кафедрасында  коронавируска каршы вакцина әзерләү белән мәшгульләр икән. Бу хакта авылдашыбыз Иршат абыйның оныгы, Саһираның улы, биология институтының өлкән фәнни хезмәтләре Рафил Хәйруллин ТНВ каналы аша җиткергән. Таҗ кебек вирусның цифралы күчермәсен шартлы күзәнәкләргә кертеп сыныйлар икән. Тычканнарда үткәрелгән экспериментлар уңышлы барып чыгып, тычканнарны дәвалап булса, ай ярымда ул вакцинаны куллануга чыгарачаклар. Бу эзләнү эшендә генетика кафедрасының күп галимнәре катнаша. Илнең 35 лаборатоиясе арасында Мәскәү, Новосибирск, Казан фәнни үзәкләре дә бар. Алар вакцинаны чит ил коллегалары белән бергәләп эзлиләр.
Мондый күңелле хәбәрләр күбрәк булсын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар