Логотип
Яңалыклар

Минзәләдән 14 яшьлек Данил Новиков Татарстан данын яклаячак 

Әти-әнисез калган балалар өчен үткәрелгән «Ты супер!» халыкара вокал бәйгесенең дүртенче сезонында Татарстаннан Данил Новиков катнаша.

Әти-әнисез калган балалар өчен үткәрелгән «Ты супер!» халыкара вокал бәйгесенең дүртенче сезонында Татарстаннан Данил Новиков катнаша.

Данилны әбисе тәрбияли.  Әти-әниләре никахларын рәсмиләштерми генә яши. Малайга бер яшь булганда гаиләгә кайгы килә – әнисен машина бәрдертә. Алган җәрәхәтләреннән ана үлә. Шуннан соң әтисе Данилны ташлап китә. Баланы тәрбиягә әбисе ала һәм үзен  оныгын тәрбияләүгә, аның талантын үстерергә багышлый.

 Данил беренче сыйныфта ук мәктәп түгәрәгендә вокал белән шөгыльләнә. Ике елдан соң музыка мәктәбенә вокал һәм баян  сыйныфына укырга керә. Данил төрле бәйгеләрдә чыгыш ясап җиңүгә ирешә. Киләчәктә профессиональ артист булырга хыяллана. Данил әбисенә бик рәхмәтле. Бәйгедә чыгышын да әбисенә багышлаган.  


«Ты супер» халыкара вокал бәйгесендә 9 илдән 58 бала катнаша. Данил катнашындагы чыгарылышны бу якшәмбедә карарга мөмкин.  Данилга уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшел утларнын дуртесе янсын Унышлар сина.

    Хәзер укыйлар