Логотип
Яңалыклар

Министр балаларның кайчан мәктәпкә барасын әйтте

Сентябрьдән укулар янәдән онлайн форматта башлана икән, дигән хәбәрләр гел ишетелеп торды. Бигрәк тә балаларын беренче класска җибәрүче әти-әниләр бу хакта борчылды. Парта артына утырып карамаган, дәрес тыңларга өйрәнмәгән балага ничек онлайн белем бирергә була?! Бу имеш-мимешләргә бүген ниһаять нокта куелды. 

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия-24» телеканалына биргән интервьюсында яңа уку елы гадәтенчә 1 сентябрьдән башлана, балалар укырга мәктәпкә киләчәк, дип белдерде. 
«Балалар мәктәпкә барачак. Без моңа әзерләнәбез. Укытучыларның да тизрәк үзләренең укучыларын күрәсе килә», – диде министр. Сергей Кравцов сүзләренә караганда, коронавирус белән бәйле рәвештә белем бирү оешмаларында саклык чаралары көчәйтеләчәк.

Димәк, тыныч күңел белән балаларыбызны яңа уку елына әзерли башласак та була. Исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар