Логотип
Яңалыклар

Мин русмы, россиялеме?

Соңгы көннәрдә Татарстан башкаласында  татар җәмәгатьчелеге гөҗләп алды. Мәктәптә фестивальгә әзерләнгәндә укытучының патриотлык хисләре күрсәтәм дип артык кылануын төшергән видео интернет челтәренә чыгып шау-шу күтәрде.


Соңгы көннәрдә Татарстан башкаласында  татар җәмәгатьчелеге гөжләп алды. Мәктәптә фестивальгә әзерләнгәндә укытучының, патриотлык хисләре күрсәтәм дип, артык кылануын төшергән видео интернет челтәренә чыгып шау-шу күтәрде.


Соңгы елда  Россиядә популярлык казанган Shaman дигән җырчының «Я русский» җыры күпләрне пошаманга калдырган иде инде. Сәбәбе дә бар: рус милләте белән россияле дигән төшенчәне бер калыпка салып карау очраклары арта башлады. Илнең бөтенлеге өчен җан аткан кайбер шәхесләрнең моны артык нык ассызыклавы да күңелдә сораулар тудыра. 


Инде килеп мәгариф учреждениеләре бу куркыныч тырмага баса. Интернетка чыккан видеода мәктәп укучыларының репетициясе бара. Фестивальдә катнашу өчен  әлеге дә баягы шул Shamanның җырын сайлаганнар. Педагог җырның кушымта кебек өлешендә укучыларга кулларын күтәреп «я – русский» дип кычкырырга куша.  Хәзерге буын кушканны эшләүче түгел ул. Ни дисәк тә, аңлырак. Бу ишарәне теләмичә генә башкаручылар да бар. «Сез әллә руслар түгелме?! Кемнеңдер рус булмаганын аңлыйм, әмма гражданин бит? Юк?! Алайса эмиграциягә китәргә», ди укытучы ханым, үзенә артык иркенлек биреп. Ул балаларның кулларын өскә күтәрергә  кат-кат мәҗбүрили. Шул ук вакытта бу сүзләрнең милләт белән бәйләнгән булмавын  әйтә, «мәгънәсе шунда, ул Россия Федерациясе гражданины, сез дә гражданнары, мин өметләнәм», – ди ул. Кулларны һавага, НАТОга күтәрергә куша.


 Казанның мәгариф идарәсе  мәктәптә  бу гадәттән тыш хәлне күреп   шаулаган җәмәгатьчелеккә шундук аңлатмасын бирде. Ул аны «аңлашылмаучылык», – диде.  Укытучының бу сүзләре  башка милләт вәкилләрен түбәнсетергә юнәлтелмәгән,  шулай да укытучыга әлеге мәсьәләдә игътибарлырак булырга кирәклеге әйтелде, диелгән аңлатмада. 


 186 мәктәп укучыларын «Большая перемена»  шәһәр фестиваленә әзерләгәннәр. Фестивальнең патриотик өлешендә чыгыш ясар өчен «Я – русский» дигән җыр сайланган. Бу видеода шуннан репетиция күренешләре.  «Коммерсантъ» газетасы  әлеге мәктәпнең директоры  Азит Җамалдиновтан шәрехләмә сораган. Директор исә видеоны махсус монтажланган, дөреслеккә туры килми дип бәяләгән. Күрәсең, укытучыдан бу сүзләрне дә  махсус монтаж ясаучылар көчләп әйттергән.


Соңгы вакытта мәктәп укучыларында патриотлык хисләре тәрбияләү көн кадагында торган мәсьәләгә әйләнде. Мәктәптә әләм күтәрү, гимн җырлау, «Мөһим темалар турында әңгәмә» дигән дәресләр үткәрү. Болар барысы да әйбәт, әлбәттә.  Патриотлык хисләре тәрбияләнмәгән тулы бер буынның балаларын тәрбияли башлады мәктәп. Тик ул артык булмасын иде. Артык май да камырны боза бит.  Казан мәктәбендәге бу хәл – нәкъ менә шул очрак.  Патриотлык әле ул мин рус дигән сүз түгел. Һич тә!  


Россия гражданины булу да рус булу дигән сүз түгел! Россиядә 160 милләт вәкиле яшәгәнен онытып җибәрергә һич тә ярамый.  Ә һәр  кеше үз милләте белән горураланып яшәргә тиеш. Милләтең шушы илдә  матур тормыш алып бара икән, аны кысрыкламыйлар икән,  аңа үсәргә мөмкинлек бирәләр икән, бу бит патриотлык хисен уята һәм арттыра. 


Ә менә бу видеодагы кебек педагоглар үзләренең наданлыклары (ә моны башка атап булмый!) аркасында  патриотлык хисе түгел, шовинистлык тәрбияләргә мөмкиннәр. Ә ул башка бер фаҗигагә китерә ала. Аннан соң кулларны өскә күтәрү дә  кешелек дөньясы өчен  зур бер яраны искә төшерә. 1936 елларда  Европаның кулларны өскә чөюе  нәрсә белән тәмамланганын онытмасак иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар