Логотип
Яңалыклар

Җырчы Алсу кызы – Хрюша, Степашкалар командасында

Җырчы Алсуның кече кызы Хрюша һәм Степашка катнашында балалар өчен тапшырулар алып бара башлады.

Җырчы Алсуның кече кызы Хрюша һәм Степашка катнашында балалар өчен тапшырулар алып бара башлады. «С добрым утром, малыши!» программасы эфирындаМикелла Абрамова музыка яңалыклары турында сөйләячәк.Алсуның кызы «Спокойной ночи, малыши!» легендар программасының спин-оффы булган телетапшыруның алып баручысы. Бу хакта ул үзенеңInstagram битенә: «Теперь я соведущая легендарного Хрюши @hrusha _klass из главной детской передачи страны», – дип язган. Микелла иң шәп балалар телевизион тапшыруының бер өлешенә әйләнүе, Хрюша, Филя, Степашка, Каркуша белән бер командада булуы белән бик бәхетле икән! «Муз-Ток» дигән махсус рубрикада ул музыка яңалыклары белән таныштырачак. Әлеге программа иртән «Карусель» телеканалында күрсәтеләчәк. Алсу кызы катнашындагы беренче тапшыру бүген эфирга чыкты.

Яшь артистканың язылучылары шундук фикерләрен белдерделәр, кызның телетапшыру алып баручысы дигән амплуасын хуплап каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар