Логотип
Яңалыклар

Матбугат әһелләре агач утыртты

Татарстанда быел игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында журналистлар иң мөһим рольне башкарды. Ник дигәндә, республика күләмендә узган чараларын яктыртып барып, халыкны мәгълүмат белән баетты, ике арада күпер төзеде. Бүген исә матбугат әһелләре язып-сөйләп түгел, ә үз куллары белән агач утыртып башкаланы яшелләндерүгә үзләреннән саллы өлешләрен кертте.

Казандагы Журналистлар союзы урнашкан бина каршындагы сквер бүген тагын ямьләнде.

- Бу скверда инде күп еллар дәвамында үсеп, дөньядагы үзгәрешләрне кичергән ныклы, зур агачлар бар. Бүген утырткан яшь үсентеләр дә матбугат чаралары шикелле озын гомерле булсыннар! – дип теләде Татарстан Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова.

сылтама: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/49702-matbugat-%D3%99%D2%BBell%D3%99re-agach-utyirttyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар