Логотип
Яңалыклар

Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очраша

29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очрашты. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында актуаль проблемалар буенча фикер алышачаклар.

Эшмәкәрләр министр белән хәл итүне таләп иткән проблемалар һәм мәсьәләләр буенча фикерләшәчәк. Очрашуны ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов оештыра.

Марат Әхмәтовка сорау бирү өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru. электрон почта аша заявка бирергә кирәк. 

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов: “Безнең эш, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына фермерларының гына түгел, ә агросәнәгать секторы һәм азык-төлек тармагының башка компанияләрендә дә сораулар барлыгын күрсәтте. Без бу очрашуга крестьян-фермерлык хуҗалыклары, эшкәртү сәнәгате, сәүдә челтәрләре һәм агросәнәгать комплексының эре предприятиеләре вәкилләрен чакырдык. Безнең максат – бизнес мәсьәләләре һәм проблемалары буенча фикер алышу, оператив карарлар кабул итү. Барлык эшмәкәрләрне дә очрашуда катнашырга чакырам”, - дип белдерде Тимур Нагуманов. Эшлекле очрашуда катнашу өчен 8(843)203-44-17 телефоны аша проект координаторлары белән элемтәгә керергә һәм үз соравыңны бирерү сорала.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/26/114914/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар