Логотип
Яңалыклар

​Магнитогорскида татар кызы «Шәрыкъ гүзәле» исеменә лаек булды

Магнитогорски шәһәрендә төрле милли берләшмәләргә йөрүче яшьләр арасында «Шәрыкъ гүзәле» дип аталган бәйге узды. Анда сайлап алу турыннан узган 6 кыз бала катнашты. Конкурс ел саен шәһәр күләмендә үтә. Быел аны «Арман» казах яшьләре үзәге уздырды.

Татар кызы «Ялкын» татар яшьләре форумы данын яклады. Моннан кала, бәйгедә «Салауат» башкорт иҗтимагый оешмасы вәкиле дә катнашты.

Кызлар һәрьяклап уңган-булганлыкларын исбатлады. Аларны кызыклы биремнәр көтә иде: үзең турыда иҗади итеп сөйләү, милли костюмда дефиле, аш-су әзерләү бәйгесендә катнашу, иҗади номер әзерләү.

Шушы сынауларны узганнан соң конкурсның җиңүчесе итеп татар кызы Эльмира Мурзабаева танылды. Ул «Шәрыкъ гүзәле-2015» исемен алды. Башкорт кызы Рамилә Малыбаева исә «Тамашачы мәхәббәте» бүләгенә лаек дип табылды.

сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/41111-magnitogorskida-tatar-kyizyi-%E2%80%9Csh%D3%99ryik'-g%D2%AFz%D3%99le%E2%80%9D-isemen%D3%99-laek-buldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар