Ләйлә апа Кәримованы соңгы юлга озаттык

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Кәримованы бүген соңгы юлга озаттык. Ягымлы, кешелекле, олы йөрәкле апа иде ул. Гомере буе әтисе - патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнгән кеше. Шагыйрь турында истәлекләр барлап халкыбызга җиткерде: әдәби-публицистик әсәрләр язды, әтисенең репрессия елларында кичергән газаплары турында укучыларга җиткерде, документаль фильмнар, спектакльләр төшерүдә булышты. Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган «Соңгы дәфтәр» китабы да Ләйлә апа тырышлыгы белән дөнья күрде.
Ул гомере буе әтисенең истәлекләрен барлап халыкка җиткерде, шагыйрьнең Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендәге каберенә зиярәт кылып яшәде. Әтисенең исемен мәңгеләштерү өчен күп көч куйды. Соңгы елларда шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл куйдыруны кайгыртып йөрде. Андый һәйкәл шагыйрьнең туган авылында – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында гына бар иде бит.
Фатих Кәримнең якташы, күренекле журналист Римзил Вәлиев: «Һәйкәл куелачак, аның урыны да билгеле – Татмедиа янында урнаштырылачак, Ләйлә апа бу хакта белеп китте», – диде.
Тыныч йоклагыз, Ләйлә апа! Шагыйрь исемен мәңгеләштерү буенча Сез алып барган матур эшләр киләчәктә дә дәвам итәр. Ә Сез безнең күңелләрдә мәңге яшь, эзләнүчән, тынгысыз шагыйрь кызы булып сакланырсыз!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.