Логотип
Яңалыклар

Лилия Тимергалиева әни булырга җыена

Шагыйрә, китаплар авторы Лилия Тимергалинадан зур яңалык – ул әни булырга җыена

Шагыйрә, китаплар авторы Лилия Тимергалиевадан зур яңалык – ул әни булырга җыена. Үзе әйтүенчә, авырлы булуын  йөклелегенең өченче аенда гына белгән. Казан клиник хастаханәсенә тикшеренүләр узарга баргач, табиблар аңа шунда ук йөклелекне өзәргә тәкъдим ясаган. Әлеге халәтнең сәламәтлегенә генә түгел, гомеренә дә куркыныч янаганын Лилия дә, ире Ришат Тимергалиев та аңлый, әмма, мөселманнар буларак, алар барысын да Аллаһы Тәгалә иркендә калдырырга булган. Йөклелекне өзү ислам динендә гөнаһ санала. Монысы беренчедән, икенчедән, үзенә башка шанс бирелмәскә мөмкинлеген дә белә Лилия ханым. «Табиблар безгә башка вариантларның да булуын, мәсәлән, суррогат ана ярдәмендә бәби алып кайту яки балалар йортыннан берәр нарасыйны алу мөмкинлеген әйтә. Икесе дә инвалид булган гаиләгә балалар йортыннан беркем дә бала бирмәячәк, ә суррогат әнигә түләрлек безнең мөмкинлегебез юк», – ди ул. 

Лилия Тимергалиева (кыз фамилиясе Сәлахетдинова) тумыштан ук «несовершенный остеогенез» диагнозы белән яши. Икенче төрле аларны «бәллүр кешеләр» дип атыйлар. Бу – генетик чир һәм аның балага күчү ихтималы да 50 гә 50. 

Лилия – безнең редакция дустыбыз. Үзе белән элемтәгә кергәндә, ул клиникада тикшеренү үтә, әле генә узган консилиумның нәтиҗәләрен көтә иде. «Токсикозлар үтте. Хәзер 14 нче атна бара. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, минем өчен догада булыгыз», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дүрт ягы саү селемет бала бирсен ходай тегелер. Үзлерен олыгайган кеннеренде тербиялеүче. ..

    Хәзер укыйлар