Логотип
Яңалыклар

Күзәтүчеләр бу юлы азрак

Узган сайлаулар вакытында – 1 июльдә сайлау участокларында

Узган сайлаулар вакытында – 1 июльдә сайлау участокларында Татарстанда 16 мең күзәтүче эшләгән, ә бу юлы Татарстан Иҗтимагый палатасы  һәр участокка  икешәр күзәтүче генә җибәргән.
Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.

– Сайлау участокларына бу юлы 5614 күзәтүче җибәрдек. Әзерләвен исә күбрәк итеп – 5698 күзәтүче әзерләгән идек, – диде ул. – 15 иҗтимагый оешма безнең белән эшләргә теләк белдерде. Күзәтүчеләрнең 62 проценты – 18 яшьтән алып 35 яшькәчә. Шуларның 40 проценты  – ир-атлар, 60 проценты – хатын-кызлар. 

Фото: Рамиль Гали, ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар