Логотип
Яңалыклар

Күзәтүче блогерларның язылучылары алардан китмәгән

Сайлаулар романтик рухта да бара ала икән!

Сайлаулар романтик рухта да бара ала икән! Быел беренче тапкыр блогерлар да катнашканга күрә, сайлау вакыт-вакыт шундый тәэсир тудыра. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.
– Күзәтүчеләр булып блогерлар катнашканга күрә, сайлауларның хәтта романтик рухта бара алуын белдек, – диде ул. – Яшьләр хис-кичерешләре белән уртаклашып тора – безнең дә кәеф күтәрелә. Ниндидер шик туган очракларда блогер-күзәтүчеләр яңа цифрлаштыру культурасы аша теге яки бу проблеманы тиз генә хәл итү юлын таба алалар.
Шушындый сәяси вакыйгада катнашу блогерларның язылучылары алардан китүгә китермәгәнме?
– Андый күренеш күзәтмәдем, – дип җавап бирде блогер Алинә Гыймалтдинова. – Дөресен әйтәм, башта үзем дә борчылган идем. Әмма минем аудиториям өчен мондый вакыйгалар эчендә кайнавым яңалык түгел – алар минем форматны беләләр. Социаль проектларда гел катнашып торам бит.  Шуңадыр, алар тарафыннан негатив булмады.  Киресенчә, бу көннәрдә 1 меңләп яңа язылучы өстәлде.  «Алинә, синең үзеңә дә депутатлар арасында булырга вакыт», – дип әйтүчеләр дә булды. «Уйлармын», – дидем. 
Ә икенче бер блогер – Руслан Мәҗитовның язылучылары өчен бу көтелмәгәнрәк хәл булган.
– «Руслан, бу сиңа нигә кирәк?» – дип турыдан-туры сораучылар да булды, – диде ул. – Минем бит моңарчы бер тапкыр да үземдә нидер рекламалаганым юк иде. Хәзер дә беркемне рекламаламадым, тавыш бирергә чакырмадым – күзәттем генә. Бирегә очраклы рәвештә генә килеп эләксәм дә, миңа күзәтүче булу ошады. Мин дә республикада барган һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга телим – сөйләшүләрдән читтә калырга теләмим.
Блогер Камилә Хафизова өчен сайлауда күзәтүче булып катнашу – беренче тапкыр түгел икән. 
– Моннан 9 ел элек студент чакта ук җәлеп ителгән идем, – диде ул. – Хәзер менә башка форматта катнаштым.

Блогерларның өчесе дә үзләре күзәтүче булган сайлау участокларында закон бозу очраклары булмавын әйттеләр. 

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар