Логотип
Яңалыклар

Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова Швециядә хоккей буенча Дөнья чемпионатында катнашачак

Кукмара районының Сәрдекбаш авылы кызы, Коми Республикасының Ухта шәһәрендәге алкалы хоккей буенча "Арктик-Университет" командасы һөҗүмчесе Фәнүзә Кадыйрова Алма-Ата шәһәрендә бара торган дөньякүләм Кышкы Универсиадада хатын-кызлар командасы составында катнашты, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Безнең кызлар Америка Кушма Штатлары командасын 7:1, Япония, Кытай командаларын 10:1 очко белән җиңделәр. Дүшәмбе көнне финалда Канада кызлары белән очраштылар. Нәтиҗәдә, бик кискен барган уенда, Россия җыелма командасы көндәшләрен 4:1 белән җиңеп, алтын медаль яулады. Фәнүзә бу уеннарда 3 гол кертте, гол өчен берничә уңышлы пас бирде.

 Фәнүзә апрель аенда Швециядә Дөнья чемпионатында да катнашачак.

әңгәмә: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=1451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар