Логотип
Яңалыклар

Фәйрүзә Мөслимова вафат...

Бүген иртүк кайгылы хәбәр килде...

Бүген иртәнге сәгать өч тулып ун минутта РКБда Фәйрүзәбез ковидтан китеп барды... Фәйрүзәбез, дим... Чөнки язучы, шагыйрә, матур җырлар авторы, журналист Фәйрүзә Мөслимова безнең редакция өчен дә, шәхсән үзем өчен дә бик якын кеше иде... Миңа ул мәктәп, студент елларыннан ук кадерле.
Авырганын белә идек. Бер ай дәвамында тыныбыз белән үлем тырнагыннан суырып алырдай булып яхшы хәбәрләр көттек. Кем-кем, Фәйрүзә җиңәр дип өметләнә идек... Шундый көчле, акыллы, тәвәккәл, һәрчак ярдәм итәргә әзер, башкаларны сөендерергә ашыгучы Фәйрүзә бит ул!
Соңгы тапкыр 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова кичәсенә бергә бардык. Барысы белән көлеп сөйләште, шат иде...

18 октябрьдә бик нык авырганын әйттеләр. "Больницада. Кислородта", дип кенә язып җибәрде. Аннары инде реанимация... Чир белән көрәшү...
Кызы Диләрә: "Әни ковидны җиңде! Хәзер үпкәсен дәвалый. Бар да яхшы булачак!" – дип язган иде бит! Фәйрүзә иҗаты турында телевизордан матур тапшыру күрсәттеләр, җитмәсә!
Бүген иртән Фәйрүзәне төштә күрдем. Туган көне икән. Актаныш хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов чәчәкләр тапшыра... (Без икебез дә Фәйрүзә белән Актаныштан).
Иих, төштә генә күрергә язган икән...

Хуш, Фәйрүзә!

Бүген унбердә РКБ моргы янында озатабыз, Самосыровода җирлибез дип әле генә язды Диләрә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик бик кызганыч. Аааах!!!!. Ярата идем Фэйрузэнен узен дэ, ижатын да. Улым Марат Дилэрэ б.н бергэ укыды, Илдарны да укытканым булды. Кайгыгызны чын кунелдэн уртаклашам. Урынын ожмахта булсын. ОНЫТМАБЫЗ!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр туфрагы ж,ин,ел, Рухы шат, урыны ж,эннэттэ булсын!!! ??????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фэйрузэ апанын авыр туфрагы жинел булсын. Якыннарына Ходай сабырлык бирсен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик авыр хэбэр бу.Сабырлык бир Ходам

          • аватар Без имени

            0

            0

            Йөрәк өзелеп әрнеп куйды .Бигрәкләр дә жәл инде

            Хәзер укыйлар