Логотип
Яңалыклар

Хөкүмәт балаларга тагын акча бирә

17-18 яшьлек балалары булганнар да Хөкүмәттән бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча алырга мөмкин.

17–18 яшьлек балалары булганнар да хөкүмәттән бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча алырга мөмкин. 
 Әлеге тәкъдим Россиянең Министрлар Кабинетына җибәрелгән, бюджетны карагач, бирү-бирмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк. 


Өстәмә түләүләр, түләү буенча сөйләшүләр  – халыкның ризасызлыгына сәбәп булды. Моңа кадәр 10 мең сум акча өч яшьтән 16 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә генә бирелде. Федерация Советында моны киредән карарга тәкъдим иткәннәр. 


Федерация Советының  мәгариф һәм фән буенча комитет башлыгы Лилия Гомәрова сүзләренчә, сенаторлар  түләүләрне  18 яшькә кадәрге балаларга бирү кирәклеген әйткәннәр. Сүз гомум белем бирү учреждениеләрендә укыганнар хакында бара.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар