Логотип
Яңалыклар

Хезмәттәшебез Эльмира Закированы бүләкләделәр

Бүген Казанда «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Бүген Казанда «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. 
Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Ул  «Татмедиа»ның 2021 елгы эшенә югары бәя бирде. «Республиканың мәгълүмати климаты өчен сез җаваплы, – диде ул. – Узган ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды: сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау узды, Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе үткәрелде. Республиканың киңкырлы эшен яктырту бурычы, тулаем алганда, сезнең тарафтан лаеклы үтәлгән». 
 


Президент Аппараты җитәкчесе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан дөнья күргән  материаллар өчен аерым рәхмәтен белдерде. 


Аннан ул котлауларга күчте. 

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров  кулыннан бүләк алучылар арасында безнең хезмәттәшебез – «Сөембикә» журналының әдәби бүлек мөхәррире Эльмира Закирова да бар иде. Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде ул. 
Эльмира Закирова исеме – республикада яхшы таныш. Аны «Ялкын» журналында эшләгән елларыннан ук беләләр. Дистәләгән журналистлар тәрбияләгән кеше. Сүзнең тәмен белеп, тоеп яза торган каләм иясе.  
Без аны бу бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз! Ул аны яңа уңышларга рухландырсын! Илһам гел аның янәшәсеннән атласын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар