Логотип
Яңалыклар

Хатыны белән баласын коткарам дип үлгән

«Республикада кече судно катнашындагы авария фаҗигага китерде», – дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

«Республикада кече судно катнашындагы авария фаҗигага китерде», – дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе. 

 Кичә Менделеевский районында Ык тамагы авылы янында Кама елгасында ярдан 300 метр ераклыкта йөзгән  көймә кисәк борылу нәтиҗәсендә  7 кеше суга егылып төшә. Шул исәптән, биш яшьлек бер кыз.

Алардан 50 метр ераклыкта көймәдә йөзгән бер кеше ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп барып, фаҗигага тарыганнарны ярга алып чыга. Шулай да 33 яшьлек ир баласын һәм хатынын су өстендә тотып торган вакытта үзе күп су эчеп, тончыга.

Ярда аңа беренче ярдәм күрсәтәләр, тик уңышсыз. Ир үлә. Беренчел мәгълүматларга караганда, көймәгә утырган кешеләр коткару жилеткалары кимәгән булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар