Логотип
Яңалыклар

Кемнәр сайларга хокуклы?

​​​​​​​Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская Бердәм сайлау көнендә кеше хокукларын саклау турында сөйләде.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская Бердәм сайлау көнендә кеше хокукларын саклау турында сөйләде.

Кешенең нинди физик халәттә булуына карамастан, барлык сайлау участокларында да мөмкинлекләр тудырылган. Участокка бара алмаучылар өчен дә өйдән сайлау мөмкинлеге каралган.

Татарстан буенча 46 ябык сайлау участогы урнаштырылган. «Кызыл зонада», хастаханәләрдә,  СИЗОдагы кешеләргә дә сайлау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. «СИЗОда тоткарланучы 1748 кеше сайлау мөмкинлегенә ия, алар барысы да сайлады. Өй арестында утыручылар да шулай ук үз тавышларын бирде. Психиатрия хастаханәсендә дә хокукы булган пациентларга сайлау мөмкинлеге тудырылды. Кайнар линиягә шалтыратып төрле хәбәр җиткерүчеләр дә бар. Мәсәлән, сайлау участогында комиссия әгъзалары маскасыз утыра дип хәбәр иттеләр. Андый очракларда видеокүзәтү аша участок белән элемтәгә кереп, тикшерәбез. Бу хабәрнең нигезсез булуын ачыкладык», – дип хәбәр итте Сәрия Сабурская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар