Логотип
Яңалыклар

  Казанның Бауман урамында татарча бииләр

 Кичә, һич уйламаганда, Бауман урамында татар биючеләренә тап булдым. Милли киемнәр кигән дүрт профессиональ биюче татарча рәхәтләнеп биеп кенә калмады, җыелган халык белән бергә уеннар уйнадылар. Урамдагы бар кеше бу артистлар янына җыелды.

 Казанның Бауман урамы шаулап-гөрләп тора... Монда чит ил кунакларын да, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән туристларны да очратырга була. Казан кунакларын иң беренче чиратта шәһәрнең тарихи урыннары, архитектура, татар милли кухнясы, мәдәнияте, йолалары кызыксындыра. 
 «Башкаланың үзәк урамы шәһәрдә яшәүчеләрнең эчке культурасын чагылдыра», диләр. Бауман урамында йөрсәң, моның нәкъ шулай икәнен тоясың. Җәй көннәрендә бу урам зур концерт мәйданчыгын хәтерләтә: адым саен җырчы, музыкант. Нинди генә телләрдә җырламыйлар: урысча да, инглизчә дә, испанча да. Татар телендә башкаручылар гына сирәк. Элек бу тирәдә гармунда татар милли көйләрен уйнаучы Сөембикә исемле апаны очратырга була иде. Ак яулыклы бу апаның уйнаганын тыңларга дип халык шәһәр читеннән үк килә иде. Хәзер нигәдер Сөембикә апа күренми шул. Ул югалгач, Бауман урамы да нәүмизләнеп калды шикелле. Мин дә: «Казан уртасыннан татар рухы югалды», – дип йөри идем. 

Кичә, һич уйламаганда, Бауман урамында татар биючеләренә тап булдым. Милли киемнәр кигән дүрт профессиональ биюче татарча рәхәтләнеп биеп кенә калмады, җыелган халык белән бергә уеннар уйнадылар. Урамдагы бар кеше бу артистлар янына җыелды. Кемнең нинди милләттән булуына карамыйча, рәхәтләнеп татар бию көйләренә тыпырдадылар. Баксаң, Казан Мэриясе оештырган әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының дүртенче дәресе икән.
 Артистлар белән якыннанрак таныштым. Татар халык биюе буенча мастер-классны «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» шоуы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева алып барды. 


 Кабан күле буендагы беренче чарада «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча да мастер-класс уздырганнар. Анда биш йөзгә якын казанлы әлеге бию хәрәкәтләрен өйрәнгән. Дәрестән соң катнашучылар татар биюе буенча дәресләрне җәй дәвамында кабаттан оештыруны сораган.
 Мин дә җыелган халык белән бергә рәхәтләнеп татар биюләрен биеп кайттым. Бер сәгатьләп барган чара бер минут кебек тоелды. Биючеләр биюләреннән туктап, халык белән саубуллашкач та, җыелган халык таралырга ашыкмады. Аларга зур рәхмәтләрен белдерделәр, истәлеккә фотога төштеләр.
 Татарстанның башкаласында татар биюләренә, татар уеннарына бик сусаганнар икән. «Мондый чаралар җәй дәвамында атна саен уздырылырга тиеш», – дигән фикерләр ишетеп кайттым мин. 

видео: Фагыйлә Шакирова

фото: Валерий Копылов

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар