Логотип
Яңалыклар

Казанда татарлар арта!

2 август көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башлана. «Бу съезд башкалардан үзгәрәк, – диде матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. – Ул конгресс оешуның 25 еллыгы белән туры килә».

Съезд делегатлары һәм кунакларның төгәл саны инде билгеле: Казанда татарлар киләсе атнага 1054 кешегә артачак. Делегатларның 479ы Россиянең 73 төбәгеннән киләчәк. Татарстаннан съездда 106 делегат катнашачак. Кырыктан артык ерак һәм якын чит илдән 216 делегат булачак.

253 шәрәфле кунак та чакырылган, аларның 89ы – Россия төбәкләреннән.

Съезд дүрт көн дәвам итәчәк. Беренче көнне делегатлар «Татар рухы: тел һәм мирас», «Гаилә, демография, милли тәрбия», «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек» дигән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк, «Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе» дигән түгәрәк өстәл дә оештырылачак. Дискуссия вакытында күтәрелгән проблемалар икенче көнне пленар утырышта яңгыраячак. Съездның пленар утырышы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узачак. Бу көнне конгрессның яңа җитәкчесе дә сайланачак. Татар халкына мөрәҗәгать тә кабул ителер дип көтелә.

Өченче көнне делегатларны Татарстанның социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары белән таныштырачаклар.

Дүртенче көнне съезд делегатлары һәм кунакларны Кукмара, Арча, Теләче һәм Балтач районнарында көтәләр. Алар анда чын татар авылларын күрәчәк, татар гаиләләре белән очрашачак. Теләүчеләр бу көнне «Болгар» музей-тыюлыгына да бара алачак.

«Съездга әзерлек бөтен татар дөньясын иңләде, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. – 476 оешмабыз бар безнең. Нинди генә чара үтсә дә, халкыбыз җыела, туплана ала. Съездда катнашырга теләк белдерүчеләр дә байтак. Әмма урыннар гына чикле».

Бөтендөнья татар конгрессы оешуның 25 еллыгына багышлап, аның үткән юлы, тарихы турында сөйләүче китап та дөнья күргән. Әлеге альбом-китапны съезд делегатлары һәм кунакларының һәрберсенә бүләк итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар