Логотип
Яңалыклар

 Казанда «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале узды

8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көнендә «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник радословный» фестивале узды.

8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көнендә «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узды. Ш. Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни үзәк оештырган әлеге чараны уздыру урыны итеп Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Әл-Мәрҗани мәчете яны сайланган. Фестивальнең символы – нәселнең истәлеген гәүдәләндерүче шәҗәрә агачы. Ел саен уздырылучы әлеге бәйрәм казанлылар арасында популярлаша бара. Аның максаты –  гаилә hәм нәселнең әhәмиятен аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу hәм саклап калуга ирешү. 
Шәҗәрә бәйрәмендә өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да катнашты. Программа күпкырлы иде: кунаклар татар династияләре hәм гаилә традицияләре белән таныштылар, мастер-класслар, төрле күңел ачу интерактивларында катнаштылар. Мәйданчыкта «Дәү әнидә кунакта» дип исемләнгән махсус зона эшләде. Яшь тамашачылар Сабан туе бәйрәмендә күңел ачты, «Минем гаиләм – минем туган ягым» дип исемләнгән конкурста катнашып, истәлекле бүләкләр оттылар. Кунаклар алдында танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Әлеге Фестиваль «Татаркино»да төшерелгән шәҗәрәләр турында фильм күрсәтү белән тәмамланды.

                                                                                                                                                                                                                     Фото, видео: Фәгыйлә ШАКИРОВА.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар