Логотип
Яңалыклар

Казанда шартлау

Кичә кич башкаланың Северо-Западная урамында газ саклау урынында шартлау булган.

 Кичә кич башкаланың  Северо-Западная урамында газ саклау урынында шартлау булган.
Янгын-коткару подразделениесе билгеләгәнчә, шартлау оператор бинасында булган. Нәтиҗәдә 200 куб. м. газ сакланган урында янгын чыккан.  Ул дүртенче дәрәҗәдәге  катлаулыкта дип бәяләнде, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Бер кеше һәлак булган, ике кешене сырхауханәгә озатканнар. Гадәттән тыш хәл буенча «шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 


Ведомстводан хәбәр итүләренчә, янгын нәтиҗәсендә һавада зарарлы матдәләр арту ачыкланмаган.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр сайтыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар