Логотип
Яңалыклар

Казанда профессиональ боксчылар очраша

25 сентябрь көнне Казанның «Баскет-холл»ында бокс буенча Казан Кремле Кубогы уза. Рингта дөньяның уртача үлчәмдәге иң яхшы боксчылары – WBA International билбавы иясе Умар Саламов белән Африканың Намибия республикасы спортчысы Викапит Мероро очрашачак.

25 сентябрь көнне Казанның «Баскет-холл»ында бокс буенча Казан Кремле кубогы уза. Быелгысы – бишенчесе. Рингта дөньяның уртача үлчәмдәге иң яхшы боксчылары – WBA International билбавы иясе Умар Саламов белән Африканың Намибия Республикасы спортчысы Викапит Мероро очрашачак. Әлеге сугыш – кичәнең иң кульминацион ноктасы булачак. Кубокта хатын-кызлар да катнаша. Бу юлы Татарстан кызы Гөлүсә Галиева белән Оренбургтан килгән Вилена Кузебаевалар сугышын күзәтә алачакбыз. Гөлүсә – юниорлар арасында Италиядә узган Европа чемпионаты җиңүчесе, берничә тапкыр Дөнья чемпионатында катнашкан халыкара класслы спорт мастеры, Арча кызы. 
Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев әйтүенчә, бүгенге көндә бокс Татарстанда бик популяр спорт төре. Аның белән бездә 10 меңгә якын кеше шөгыльләнә, аларның 500 е – хатын-кызлар. Спорт мәктәпләренә йөрүче 4 мең бала спортның бокс төрен сайлаган. Боксның Спартакиадага кертелүе аның студентлар арасында да популярлыгын арттыра. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар