Логотип
Яңалыклар

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатларын каршы алалар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башлана. Казанда конгрессның төзекләндерү үткәрелгән бинасында делегатларны һәм кунакларны каршы алалар. Съезд эшендә Россиянең 73 төбәгеннән – 479, Татарстаннан – 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнашачак. Чарага чакырылган кунаклар саны – 253, шуның 89сы Россия төбәкләреннән. Гомумән алганда, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша.

Бүген делегатлар “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк, фикер алышачак. Шулай ук, “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак.

Иртәгә исә, съездның пленар утырышы үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хисабы, Контроль ревизия комиссиясе хисабы, Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертү, съездның резолюциясен һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү, милли шура һәм җитәкче органнарны, контроль-ревизия комиссиясен сайлау көтелә.


чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145516/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар