Логотип
Яңалыклар

​Казанда 1 Майны гастрономия рекорды белән билгеләп үттеләр

Казанда 1 Майны гастрономия рекорды белән билгеләп үттеләр
Күңел ачу үзәкләренең берсендә быелгы яңа сезонны башлап җибәрү уңаеннан кулинарлар гигант гөбәдия пешерделәр. Татар халкының милли ашы булган бу гөбәдия 10 кг авырлыкта.  Аның буе – 80 см, иңе – 60 см һәм ул мичтә ике сәгать ярым пеште. 
Казан мэриясеннән хәбәр итүләренчә, «әлеге рекорд кую быелгы язның зур бер вакыйгасы булды. Ник дисәгез, 2017 ел Татарстан Республикасының ресторан сервисында татар кулинариясе һәм кунакчыллыгы елы дип игълан ителде». 
Элгәре рекорд 2015 елда, Иске татар бистәсендә узган фестивальдә куелган иде. Ул чакта дөньядагы иң зур өчпочмакны пешерделәр. 24 кг авырлыгындагы өчпочмакның зурлыгы 91 см иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар