Логотип
Яңалыклар

Казан язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарларына үз китабын тәкъдим итте

Казанның танылган язучысы, "Алты каләм" һәм "Ел китабы 2014" премияләре иясе Гөлсинә Галимуллина Бельгиягә үзенең яңа "Алтын ачкыч" китабын алып килгән. Күп санлы китаплар авторы бу илгә Tatars in Belgium («Бельгия татарлары») иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча барган.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормышындагы кискен борылышлар турындагы повесть ел башында басылып чыккан иде. Бу китап ел башында дөнья күрде һәм күп укыла. Хәзер Бельгия татарлары да яңа әсәрне уку бәхетенә иреште.

"Бельгия татарлары" җәмгыятенең иң өлкән әгъзаларының берсе Роза Хәйруллина китапны автор кулыннан иң беренчеләрдән булып алды.  Роза апа сүзләренчә, аның Сәлимә әбисе дә Гөлсинә Галимуллина  туган Саба районыннан булган.

Роза Хәйруллинаның хезмәт юлы, Гөлсинә Галимуллинаныкы кебек үк, китап дөньясына бәйле: ул Кабардин-Балкария фәнни институтларының берсендә зур китапханәдә күзәтүче, Нальчикта җәмәгать китапханәсе мөдире булган. Анда татар төркемен оештыруда башлап йөргән, күп еллар буе җәмгыятьнең җитәкчесе булган. Роза апа Ватаннан читтә туган тел һәм мәдәниятне саклап калу буенча бай тәҗрибәгә ия һәм, өлкән яшьтә булуга карамастан, актив эшчәнлек алып бара.

Гөлсинә Галимуллина  укучылар белән очрашуларга бик теләп йөрүе турында сөйләде. Аларның авыл китапханәсендә кечкенә генә төркем өчен узуы яки шәһәр мәдәният йортларында зур күләмле аудитория өчен оештырылуы автор өчен мөһим түгел. Гөлсинә Галимуллина әйтүенчә, аңа әсәрләрендәге геройлар һәм язу стиле турындагы фикерләрне ишетү бик мөһим. Моннан тыш, мондый очрашулар яңа сюжетлар табуда булыша дип өстәде ул. 

"Бельгия татарлары" җәмгыяте Гөлсинә Галимуллина өчен ике әдәби кичә оештыра. Аларның берсе 19 июль көнне Брюссельдә, икенчесе 24 июльдә Льежда узачак.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар