Логотип
Яңалыклар

Казан табиблары коронавирус йоктырган булуы мөмкин дигән хатын-кызны бәбиләтте

Шушы көннәрдә Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә бәби табарга коронавирус йоктырган дип шикләнгән бер хатын-кызны китерәләр.

 

 

Шушы көннәрдә Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә бәби табарга коронавирус йоктырган дип шикләнгән бер хатын-кызны китерәләр. Диагноз раслангамы-юкмы икәнен көтәргә табибларның вакыты булмый: бәбиләүче хатынга ашыгыч рәвештә операция ясарга туры килә. 

Белгечләр бу операцияне махсус костюмнар кигән килеш ясарга мәҗбүр булалар, бу исә болай да катлаулы булган операцияне күп тапкырларга  катлауландыра. Әмма барысы да уңышлы тәмамлана.  

Соңрак бәбидән котылган әнидән анализ алалар: ул аңарда коронавирус булмавын күрсәтә.  

 

Табибларның берсе үзенең инстаграмдагы битендә операциянең ничек узуы, бу көнне аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе турында язды: 

«Безнең бригада бу төнне беркайчан да онытмаячак – мин моның шулай булачагына 100 процент ышанам. Үзебезнең командада эшли алганыбызны чын-чынлап аңладык. Безнең артта бөтен Перинаталь үзәк, аның җитәкчелеге торганын да тойдык: алар төне буе безнең белән элемтәдә булдылар. Барысы да коточкыч ашыгыч рәвештә оештырылса да, пациентның әллә никадәр проблемалары булса да... отслойка, гипоксия, һәммәсе дә әйбәт төгәлләнде. 

Куркыныч булдымы? Әлбәттә!  Миңа хирург буларак куркыныч иде. Үземнең куркуым, ялгышларым турында әйтүдән беркайчан тартынмыйм, әмма бу очракта үз куркуыбызны җиңеп, янәшәдәгеләрне тынычландыра алу-алмавыбыз мөһимрәк иде. Без моны эшли алдык. Бер-беребез өчен таяныч булдык. Барысы да уңышлы тәмамланды.  

Бөтен бригадабызга рәхмәт! Анестезиологка, шәфкать туташына... Ассистентым 1,5 сәгать буе тиргә батып чайкала-чайкала һавасыз басып торды. «Чиста» корпустагы бригадага да рәхмәт: алар ул төнне ике арада чабып, безгә операционныйда нәрсә кирәк – барысын да көттерми китереп тордылар». 

 

Татарстанда корсаклы хатыннарның да, бәбиләүче әниләрнең дә берсендә дә коронавирус белән чирләү очрагы булганы юк әле. Әмма Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы таләпләре буенча, бәбиләүче хатын-кызда ОРВИ симптомнары булса да, ул коронавирус йоктырган булырга мөмкин дип санала һәм иң көчле саклану чаралары күрелә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар